Барлык яңалыклар
Новости
20 октябрь 2021, 10:40

Автомобильләрнең тәгәрмәчләрен алмаштырырга тәкъдим иттеләр

Башкортстанда һава торышының бозылуы көтелә. Кар катыш яңгыр явачак, төнен юлларның аерым урыннарында бозлавык ятачак, тизлеге секундына 18 метрга җиткән кискен җил көтелә.

Автомобильләрнең тәгәрмәчләрен алмаштырырга тәкъдим иттеләр
Автомобильләрнең тәгәрмәчләрен алмаштырырга тәкъдим иттеләр

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча идарәлегеннән водительләргә хәвефсез тизлек режимында йөрергә киңәш итәләр. Анда шулай ук автомобильнең җәйге тәгәрмәчләрен кышкы комплектка алмаштыру кирәклеге турында әйтелә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: