БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белдерүләренчә, 20 октябрьгә карата яңа коронавируслы инфекция йоктыручылар саны 78 805кә тиклем арткан, шуларның 668е соңгы тәүлектә ачыкланган. Хастаханәләрдә медиклар күзәтүе астында 1 033 кеше кала, аларның 652се – 60 яшьтән өлкәннәр. 58 пациент авыр хәлдә дип исәпләнә, ИВЛ аппараты ярдәменә 14 авыру мохтаҗ. Өйдә 7 321 кеше дәвалана.
68 219 кеше терелеп чыккан, шуларның 648е соңгы тәүлеккә туры килә.
COVID-19дан 37 үлем очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан республиканың 2 232 кешесе коронавирус корбаны булган.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.