Новости
21 Октября 2021, 04:40

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләмибез

Русиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә. 

title
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләмибез30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләмибез
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләмибез

«Хезмәт хакын саклап калып, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр – эшләми торган көннәр. Һәр төбәктә эпидемиологик вазгыять төрлечә үсеш ала», –  диде Владимир Путин Министрлар Кабинеты белән киңәшмәдә.

Президент авыру дәрәҗәсе бик югары булган төбәкләргә аеруча игътибарлы булырга кушты. «Моннан чыгып, төбәк башлыкларына өстәмә чаралар күрү хокукы бирелә, 30 октябрьне көтмичә, иртәрәк, 23 октябрьдән дә кертү ярый. Ихтыяҗ булса, 7 ноябрьдән соң озайтырга була», – диде Президент.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас