

20 октябрьдә БР Башлыгы Радий Хәбиров төбәк биләмәсендә коронавируслы инфекцияне таратмау өчен булдырылган оператив штаб утырышын үткәрде. Көн кадагында ковидтан вакциналау темпын арттыру һәм 30 октябрьдән 7 ноябрьгә тиклем ял көннәре кертү булды. Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путин ил хөкүмәте әгъзаларының югарыда әйтелгән вакытта ял көннәрен кертүләрен раславы турында әйтеп үтте. Азактан ул коронавирус чиренең Башкортстан биләмәсендә таралуы хәле буенча сөйләшергә чакырды.
Вице-премьер – БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, республикада COVID-19 белән авыру ситуациясе авыр булса да тотрыклы килә. Вакциналау темплары әкренләп арта, аның буенча Башкортстан илдә алдынгы биш төбәк арасына кергән. Соңгы тәүлектә 36 886 кеше прививка ясаткан, аның 22 561е – беренче компонентка туры килә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.