Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2021, 10:55

Эшкуарларга ярдәм

Зыян күргән өлкәләрнең кече һәм урта бизнесы хезмәткәрләренә 12 мең сум акча биреләчәк.

Эшкуарларга ярдәм
Эшкуарларга ярдәм

БР Хөкүмәтеннән белдерүләренчә, Русия Хөкүмәте зыян күргән өлкәләрнең кече һәм урта бизнесы хезмәткәрләренә һәр рәсми рәвештә эшкә алынган хезмәткәренә берәр федераль МРОТ, ягъни 12 792 сум акча түләргә карар кабул итте

Акча алу өчен гаризаны 2021 елның 1 ноябреннән 15 декабрьгә тиклем Федераль салым хезмәтенең  nalog.ru сайтында шәхси кабинет аша тапшырырга кирәк. Түләүләр 15 ноябрьдән мөрәҗәгать иткәннән соң 8 көннән башланачак. Акчаны кире кайтару кирәкми.

Бу ярдәм түбәндәге зыян күрүче өлкәләргә биреләчәк:

▪мәдәният, күргәзмә, конференция һәм күңел ачу оешмалары,

▪спорт,

▪кунакханә бизнесы,

▪җәмәгать туклануы,

▪өстәмә белем бирү,

▪көнкүреш хезмәтләре,

▪автомобиль һәм су транспорты.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: