

15 майда Баймакта үткән киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Талкас күленә махсус сакланган табигать биләмәсе статусы бирү турында бурыч куйды. Төбәк җитәкчесе шунда әйтүенчә, Баймак районы халкы күп еллар дәвамында файдалы казылмаларны табу буенча күләмле эшләр башкарган эшкуарлардан интегә. Алар күп очракта табигатьне саклау законнарын бозып эшли. Атап әйткәндә, Исән, Түбә, Сакмар, Темәс авылларында яшәүчеләр «Семенов руднигы» җәмгыятенең Талкас күленнән ерак түгел урында карьер ачырга җыенуына бәйле муниципалитетка һәм республика хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән.
Хәзер бу биләмәдә табигатьнең саклануына зыян китерердәй эшмәкәрлек тыелды. Моңа файдалы казылмаларны эзләү, разведкалау, табу, бораулау эшләре, төзелеш, сәнәгать балыкчылыгы кебек эшләр керә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.