Бу хакта Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының кеше авыруларын диагностикалауның яңа ысулларын эшләү фәнни төркеме җитәкчесе Камил Хафизов сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«AY.4.2 — „дельта“ штаммының бер төре. Русиядә әлеге штамм очраган инде», – диде Хафизов.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле яңа вариант пәйда булу Русиядә авырулар санының артуына өстәмә этәргеч бирергә мөмкин, дип белдерде. Ул илдә кулланыла торган вакциналар вирусның яңа версиясенә каршы нәтиҗәле, диде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.