Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2021, 12:50

Альбина Шәйхелисламова конкурска бара

Альбина Шәйхелисламова «Евразия королевасы-2021» халыкара конкурсында катнаша.

Альбина Шәйхелисламова конкурска бара
Альбина Шәйхелисламова конкурска бара

30 октябрьдән 8 ноябрьгә тиклем Төркиядә «Евразия королевасы-2021» халыкара гүзәллек конкурсы үткәрелә. Анда Евразияның төрле илләренән сылу кызлар катнаша.

Конкурста фото һәм видео-сессия, хәйрия проектлары, экскурсияләр оештырыла. Башкортстаннан «Мисс Республика-2020»  төбәк матурлык конкурсы җиңүчесе Альбина Шәйхелисламова катнаша.

Альбинага 22 яшь, Башкорт дәүләт медицина университетында укый, ковид-госпитальдә шәфкать туташы булып эшли.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: