Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2021, 11:00

Гаиләдә җәберләсәләр – телефоннан шалтыратыгыз

28 һәм 29 октябрьдә иртәнге сәгать 11дән көндезге 2гә тиклем 8-800-347-50-00 телефоны буенча гаилә низагларын, җәберләүне, аерылышуны искәртү һәм хәл итү мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» ачыла.

Гаиләдә җәберләсәләр – телефоннан шалтыратыгыз
Гаиләдә җәберләсәләр – телефоннан шалтыратыгыз

Чараны «Аек авыл-2021» конкурсы барышында республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае оештыра.

Консультация аноним һәм бушлай.

«Бәхәсне ничек хәл итәргә? Низагны ничек искәртергә? Ничек ярашырга? Алкоголь һәм наркотик бәйлелегеннән җәфаланган якыныңа ничек ярдәм итәргә? Гаиләдә көч куллансалар, нәрсә эшләргә?» – шушы һәм башка сорауларга югары квалификацияле белгечләр: психологлар, гаилә медиаторлары, наркологлар җавап бирә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: