Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек тәртибе турында указга яңа үзгәрешләр керткән иде.
29 октябрьдәге документның соңгы редакциясенә ярашлы, 30дан артык кеше катнашкан барлык эшлекле, мәдәни, күңел ачу һәм спорт чараларын үткәрмәскә, мөмкин булмаган очракта икенче вакытка күчерергә тәкъдим ителә. Республиканың оператив штабы карары нигезендә үткәрелгән чаралардан тыш.
Русия Президенты указы белән билгеләнгән ял көннәрендә – 2021 елның 30 октябреннән 7 ноябренә тиклем республиканың мәдәният һәм сәламәтлек саклау оешмалары гадәттәгечә эшли.
Төнге сәгать 11дән иртәнге 6га тиклем күңел ачу чараларын оештыру һәм гомум туклануы хезмәтләрен күрсәтү тыела.
2021 елның 29 октябреннән 60 яшьтән өлкәннәр һәм хроник чирләрдән җәфаланганнар изоляция тәртибен үтәргә бурычлы. Бу коронавируска каршы прививка ясату турында сертификаты яки алты ай дәвамында COVID-19 белән авыру хакында белешмәсе булганнарга кагылмый.
Тагын бер яңалык: коронавирустан прививка эшләткән хезмәткәрләргә, хезмәт хакын саклап, ике көн ял бирергә тәкъдим ителә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.