Новости
3 Ноября 2021, 11:15

Коронавирус чигенми!

Шушы көннәрдә Бәләбәй хастаханәсенә салынганнарның саны 16га җитте, ә 25 кеше  өйләренә кайтарылган. Бер кеше вафат булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Коронавирус чигенми!Коронавирус чигенми!
Коронавирус чигенми!

2021 елда барлыгы 3209 COVID-19 расланган очрак теркәлгән.

Әгәр дә сез прививка ясамагансыз икән, үзегезне һәм якыннарыгызны авыр йогышлы авырудан саклау өчен әле иң уңайлы вакыт! Кеше күп йөри торган урыннарда битлек киеп, социаль дистанция саклап йөрүегезне дәвам итегез.

Урындагы халыкка вакцинация үткәрү өчен Бәләбәй үзәк район хастаханәсе 40645 доза вакцина алган. 3 ноябрьгә беренче компонент белән Бәләбәй районының 33292 кешесе прививка ясаткан, ә 21898 кеше вакцинацияне тулысынча тәмамлаган.

Бәләбәй үзәк хастаханәсендә эш һәм ял көннәрендә 8дән 20 сәгатькә кадәр вакцинация ясатырга мөмкин булуы турында  исегезгә төшерәбез.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас