Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2021, 17:30

Альбина Шәйхелисламова Гран-при яулады

Төркиядә узган «Евразия королевасы-2021» халыкара гүзәллек конкурсында якташыбыз Альбина Шәйхелисламова Гран-при һәм «Евразия королевасы-2021» (The Queen of Eurasia - 2021) исемен яулады.

Альбина Шәйхелисламова Гран-при яулады
Альбина Шәйхелисламова Гран-при яулады

Альбинага 22 яшь, ул Башкорт дәүләт медицина университетында укып йөри, ковид-госпитальдә шәфкать туташы булып эшли.

Проектта 28 илдән һәм Евразия төбәкләреннән кызлар катнашты. Конкурста фотога, видеога төшерү, экскурсияләр, «Мисс талант», «Мисс бикини» һәм «Иң яхшы модель» кебек этаплар оештырылды.

Конкурс барышында «Тамашачылар сөюе» исеме өчен тавыш бирү дә үткәрелде. Якташларыбызның актив  тавыш бирүләре нәтиҗәсендә Альбина шушы номинациядә дә җиңүче дип игълан ителде.    

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: