Конкурс шартларына ярашлы, быел 27 июльдән 1 октябрьгә тиклем блогерлар, журналистлар, яшьләр, укучылар, иҗади коллективлар, берләшмәләр һәм теләгән һәр кеше социаль челтәрдә вакцинацияне хуплаган видеоязмалар, шулай ук вайннар, мемнар урнаштырды. Алар шушы темага сюжетлар уйлап табып, #вирусныбергәләпҗиңик#мин вакцинация яклы хештегы белән социаль челтәрдәге сәхифәсенә салды.
Призлы урын яулаганнарга акчалата бүләкләр әзерләнде. Беренче урын – 50 мең сум, икенче урын – 30 мең сум, өченче урын – 20 мең сум.
Башкортстанның Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков әйтүенчә, конкурсның максаты – коронавирус инфекциясе белән көрәшкә кулдан килгәнчә ярдәм итү, халыкны вакцинациягә активрак кушылырга чакыру. Бу конкурста барлыгы 100гә якын кеше катнашты, диде ул.
«Вайннар» номинациясендә беренче урынны – Салават шәһәреннән өй хуҗабикәсе Эльвира Гаврилова, икенче урынны Айгөл Сәрсембаева алды («Юлдаш» радиосы).
«Видеороликлар» номинациясендә беренче урын – «Юлдаш» радиосыннан Венер Фәйзуллинга, икенче урын Башкортстан “Юлдаш” телевидениесе операторы Рушан Юламановка тапшырылды, өченче урыннарны Ирина Вахонина («Восход» гәзите редакциясе, Ишембай шәһәре), «Туймазы хәбәрләре» гәзите коллективы һәм Нуриман районыннан психолог Анжела Алимбаева бүлеште.
«Мемнар» номинациясендә беренче урынга – Салават шәһәреннән Элина Гаделшина, икенче урынга Шамонин авылыннан Лилия Мөхәмәтҗанова лаек булды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Валерий Шахов фотосы.