Новости
12 Ноября 2021, 05:40

Мотлак прививка ясау кертелә

Башкортстанда төзелеш, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мотлак прививка ясау кертелде. Мондый карарга республиканың Роспотребнадзор идарәлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Галина Пермина кул куйды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мотлак прививка ясау кертеләМотлак прививка ясау кертелә
Мотлак прививка ясау кертелә

Документта соңгы биш атнада республикада яңа коронавирус инфекциясе белән чирләүчеләрнең 18-29 яшьлекләрдә – 10,5%, 30-49 яшьлекләрдә –18,8%, 50 яшьтән 64 яшькә тиклемгеләрдә 19,1% артуы билгеле.

Югарыда әйтеп үтелгән предприятиеләрнең җитәкчеләренә коронавируска каршы иммунизацияне оештыру һәм шушы елның 30 декабьренә тиклем мотлак вакцинацияне тәмамлау бурычы куелды.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас