Новости
13 Ноября 2021, 05:20

Башкортстан алдынгылар исәбендә

Башкортстан халык исәбен алуда катнашу буенча алдынгылар исәбенә керде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан алдынгылар исәбендәБашкортстан алдынгылар исәбендә
Башкортстан алдынгылар исәбендә

Бу хакта Росстат башлыгы Павел Малков Русия президентының хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә хәбәр итте. Безнең республикадан тыш, шушы чаралар уңышлы тормышка ашырылган төбәкләр исәбенә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Төньяк Кавказ, Ставрополь, Краснодар крае, Волгоград өлкәсе, Мордовия, Тула өлкәсе, Чукотка һәм Татарстан кергән.

Алдан хәбәр итүебезчә, Башкортстанда дүрт миллионнан артык кеше исәпкә алынган. Спикер сүзләренчә, барлыгы 133,5 миллион кеше исәп алуда катнашкан, бу исә Русия халкының  91,6 проценты. Күпчелек төбәкләрдә әлеге күрсәткеч – 80-90 процент.

Цифрлаштыру исәбенә оператив йомгаклар быел декабрьдә үк билгеле була, 2022 елның гыйнварында җентекле йомгак ясала, ә тулы нәтиҗәләр киләсе ел дәвамында игълан ителә, элек моның өчен 3-4 ел кирәк булды.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас