

«Зур куаныч белән хәбәр итәм: Будапештта 50нче Генераль Ассамблеядә 2024 елда Русиядә, атап әйткәндә, Башкортстанда Беренче бөтендөнья балалар фольклориадасын үткәрү турында карар ҡабул ителде. Быел республикада үткәрелгән фольклориада иң чагуларының берсе булды дип танылды», – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе сүзләренчә, VI Бөтендөнья фольклориадасын ачкан көннәрдә CIOFF Президенты Филипп Боссан белән шушы идея тикшерелде. Ул чакта Боссан әфәнде Совет Бөтендөнья балалар фольклориадасын үткәрү буенча халыкара положение әзерләве хакында әйткән иде.
«CIOFF Генераль Ассамблеясендә безнең тәкъдимне хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәбез, – дип язды Башкортстан Башлыгы. – Халыкара балалар форумы республика халкына һәм тәү чиратта балаларга Уфаның 450 еллыгына да күркәм бүләк булыр. Ә без кунаклар һәм катнашучылар республикабызда үзләрен яхшы тойсын өчен мөмкин булганның барсын да эшләрбез».
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.