

Русия Covid-19 пандемиясен 2022 елда җиңәргә мөмкин, шул ук вакытта чирнең баш калкытуы барыбер булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн сөйләде.
«Киләсе елда кешелекнең шактый өлеше прививка ясатыр һәм пандемия чигенер дип уйлыйм», – дип саный вирусолог.
Ул вирусның беркая да китмәячәген һәм чирнең баш калкыту очраклары барыбер калачагын искәртте.
«Бу озакка булачак һәм безгә вакцинация алып яшәргә туры киләчәк», — дип нәтиҗә ясады Альтштейн.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.