«Мотлак башлагыз. Безгә алга карарга кирәк, бездә үлем очраклары да югары кимәлдә иде», – дип җаваплады республика җитәкчесе һәм тиз арада диспансеризациялиәүне башларга кушты.
Радий Хәбиров сүзләренчә, әлеге вакытта, объектив күрсәткечләр буенча, коронавирус белән чирләүчеләр артмый, ковидтан үлем очраклары кимеде.
Атап әйткәндә, йогышлы чирләр койкалары ике меңгә кимегән. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе, Уфаның 5нче хастаханәсе, Сугыш ветераннары госпитале, Баймак, Дүртөйле, Стәрлетамак шәһәрләрендә инфекция госпитальләре якын арада гадәттәгечә эшли башлый.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенгә Башкортстанда 5 739 урын әзерләнгән, шуларның 27% буш.
Пандемия башланганнан алып республикада 96 мең коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 676 очрак. 7 211 кеше – өйләрендә, 788 чирле станционарда дәвалана.
15 ноябрь иртәсенә Башкортстанда 1 миллион 812 мең кеше прививканың беренче компонентын алган, ә 1 миллион 513 мең кеше вакцинанцияне тулысынча тәмамлаган.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.