-2 °С
Болытлы
Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, өстәмә белем бирү оешмалары, көллиятләр һәм югары уку йортлары гадәти режимда эшли башлады.
Быел коронавируска каршы оператив штаб көзге каникулны бер атнага, ягъни 14 ноябрьгә кадәр озайтты. Шулай итеп, укучылар ике атна ял итте. Узган ел көзге каникул өч атнага сузылган иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.