Новости
16 Ноября 2021, 05:20

Һава температурасының үзгәрүе көтелә

Башгидрометүзәктән бу атнага һава торышын хәбәр иттеләр. Синоптиклар фаразынча, республикада яшәүчеләрне һава температурасының үзгәрүе көтә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Һава температурасының үзгәрүе көтеләҺава температурасының үзгәрүе көтелә
Һава температурасының үзгәрүе көтелә

Бүген, 16 ноябрьдә, Башкортстанда явым-төшемсез салкын һава торышы саклана. Төнлә һава температурасы -13, -18, аязганда -23, көндез -6, -11 градус була.

«Атна уртасында атмосфера басымы түбәнәя башлый, атмосфера зонасы фронтларында кар, җепшек кар ява, урыны белән буран, бозлавык, юлларда кар сырынтылары. Һава температурасы төнлә -6, -11, көндез +1, -4 градускача күтәрелә. 18 ноябрьдә һава торышының янә салкын булуы көтелә. Төнлә -13, -18, урыны белән -20, -25, көндез -5, -10 градус», – дип искәртте метеорологлар.

Атна азагында һава торышы янә бозыла, кар явуы, буран чыгуы ихтимал. Һава температурасының күтәрелүе көтелә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас