Новости
18 Ноября 2021, 12:35

Указга үзгәрешләр кертелде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирус инфекциясе таралуына бәйле «Югары әзерлек» режимын кертү турында указына янә үзгәрешләр кертте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Указга үзгәрешләр кертелдеУказга үзгәрешләр кертелде
Указга үзгәрешләр кертелде

Документның яңа редакциясенә ярашлы, 1 декабрьдән республика кунакханәләренә коронавируска каршы вакцинация үтү турында сертификат, алты ай эчендә COVID-19 белән авыру яки прививка ясатырга ярамавы хакында медицина белешмәсе (ПЦР-тест та кирәк) белән генә урнашырга була.

Шулай ук Башкортстанның башкаласында РПЛ һәм КХЛ уеннарында футбол мәйданын, «Уфа-Арена»ны 70% тутырырга мөмкин. Төп шарт – тамашачыларның сертификаты яки ярты ел эчендә чирне үткәрү турында сертификаты булуы.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас