Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2021, 17:30

Буран, бозлавык һәм җепшек кар көтелә

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы болытлы һава торышы турында искәртә.

Буран, бозлавык һәм җепшек кар көтелә
Буран, бозлавык һәм җепшек кар көтелә

Ведомство мәгълүматы буенча, 20 ноябрьдә республикада урыны белән буран, бозлавык һәм агачларга җепшек кар сыруы, җилнең секундына 15-20 метрга җитүе, юлларда кар сырынтылары көтелә.

Алдагы тәүлекләрдә болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә урыны белән бераз кар, көндез исә кар, җепшек кар ява. Аерым районнарда  буран, бозлавык булуы,  агачларга җепшек кар сыруы мөмкин.  Юлларда кар сырынтылары, бозлавык. Җил көньяктан секундына 7-12 метр, урыны белән секундына 15-20 метрга тиклем. Һава температурасы төнлә  -2,-7, көндез  0,-5 градус була. Автомобиль юлларында күрү мөмкинлеге 500 метрдан ким.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: