Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2021, 10:30

Яшәү минимумы артачак

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2022 елда яшәү минимумын мең сумга – 12 654 сумга тиклем арттырырга кушты, дип хәбәр итә ТАСС.

Яшәү минимумы  артачак
Яшәү минимумы артачак

«Киләсе елга федераль бюджет проектында хәзерге яшәү минимумын 2,5 процентка индексацияләү каралган. Әлбәттә, бу гына җитми, чөнки мондый параметрлар соңгы айларда күзәтелгән агымдагы инфляциядән күпкә калыша», – диде ул.

«2022 елга яшәү минимумының югарырак планкасын куярга , аны инфляция белән чагыштырганда тизрәк темплар белән, атап әйткәндә, 8,6% арттырырга тәкъдим итәм. Илдә яшәү минимумы аена 12 654 сумгача артырга тиеш – бу бүгенгегә караганда мең сумга күп», – дип дәвам итте президент.

Шулай ук президент  2022 елда хезмәткә түләүнең минималь күләмен 8,6 процентка – аена 13 890 сумга хәтлем арттырырга кушты.

Якын көннәрдә Думага минималь эш хакы күләмен һәм яшәү минимумын арттыру турында төзәтмәләр кертелә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: