Новости
20 Ноября 2021, 05:05

Кев Салиховка – 85 яшь!

Безнең районнан бик күп атаклы шәхесләр чыккан. Алар арасында академик Кев Миңнулла улы Салихов та лаеклы урын алып тора.

title
Кев Салиховка – 85 яшь!Кев Салиховка – 85 яшь!
Кев Салиховка – 85 яшь!

Булачак галим 1936 елның 3 ноябрендә Башкорт АССРының Бәләбәй районы Красноречка авылында  туган. Бала чагы Куш-Елга авылында үтә. Башлангыч мәктәпне Вишневка авылында тәмамлый, аннан укуын Бәләбәй шәһәрендәге Ферапонтов исемендәге мәктәптә дәвам итә.

Кев Салихов 1954-1959 елларда – Казан дәүләт университеты студенты, 1959-1962 елларда – СССР Фәннәр академиясенең Югары молекуляр берләшмәләр институты аспиранты (Ленинград). 1963-1988 елларда – СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Химия кинетикасы һәм яну институтының фәнни хезмәткәре (Новосибирск). 1988-2015 елларда – Русия Фәннәр академиясенең Завойский исемендәге  Казан физика-техник институты директоры. 2015 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Русия Фәннәр академиясенең Завойский исемендәге Казан физика-техник институтының фәнни җитәкчесе булып тора.

Академик Кев Салихов теоретик химия физикасы һәм электрон парамагнит резонансы өлкәсендә дөнья фәненең танылган лидерларының берсе. Ул 10 монография һәм дәреслек, 240 фәнни мәкалә авторы.

Кев Салиховның фәнни казанышлары дөнья фәнни берлегендә югары танылды. Ул бик күп премияләр лауреаты. Иоффе исемендәге С-Петербург физика-техник институтының мактаулы әгъзасы. Якташыбыз “Ватан алдындагы казанышлар өчен” һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденнары белән бүләкләнгән.

 28 фән кандидаты әзерләгән.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас