Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2021, 17:20

Республикада ике меңнән артык яңа ел чыршысы куела

1 декабрьгә Башкортстанның барлык шәһәрләре һәм районнары Яңа елга бизәлергә тиеш. Бу турыда республика хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Республикада ике меңнән артык яңа ел чыршысы куела
Республикада ике меңнән артык яңа ел чыршысы куела

Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев сүзләренчә, 20 декабрьгә хәтлем муниципалитетлар чыршылар куюларны, боз сыннарын эшләүне һәм яңа ел шәһәрчекләрен тантаналы ачуны тәэмин итәргә бурычлы. Республика властьлары 1160 боз шәһәрчеге төзергә җыена (722се – мәйданнарда, 258е – ихата биләмәләрендә, 174е – башка урыннарда, 6сы – яр буйларында).

Спортның кышкы төрләрен яратучылар өчен 756 шугалак, 1173 боз тавы эшлиләр.

«Бәйрәмчә бизәү барышында 2 291 чыршы куела: шуларның 2145е – урман купшыкае, 146сы – ясалма. Арт-объектлар санын бер ярым тапкырга арттыру күзаллана (барлыгы 5 мең)», – диде Алан Марзаев.

Аның сүзләренсә, муниципалитетлар арасында иң яхшы яңа ел бизәлеше һәм боз шәһәрчеге конкурслары үткәрелә.

Яңа елга әзерләнү эшләре безнең Бәләбәйдә дә башланды. Мәсәлән, шәһәрнең Пионер мәйданында “Стройсервис” җәмгыяте хезмәткәрләре (директоры  С.А.Лазарев) неон түшәмне монтажлауга кереште. Бу яңалык шәһәрнең бәйрәм бизәлешенә сизелерлек үзгәреш  кертәчәк.

Боз шәһәрчеге  көз башында ук расланган эскиз буенча төзеләчәк. Аның буенча, үткән елдан аермалы буларак, мәйданчыкка кергән  җирдә “2022” дип язылган  металл инсталляция, биеклеге 4,5 метрлык агач тау, Кыш Бабайның һәм Кар кызының пластик фигуралары урнаштырылачак. Чыршы, гадәттәгечә, чын булачак. 17 метрлы бу агачны Өсән-Иваново урманыннан карап куйганнар инде. Тиздән ул Пионер мәйданы үзәгендә үзенең мактаулы урынын алачак.

– 20-22 ноябрьдән  бизәү эшләре башланачак  һәм мәйданда әкият геройларының беренче сыннары пәйда булачак, – дип хәбәр итте Бәләбәй шәһәре хакимияте башлыгы  Сәлим Гобәев. – Аларны әзерләү өчен калынлыгы 20 см булган боз кирәк. Әлегә шәһәр буасының боз катламы урыны белән ун сантиметрга  гына җитә. Шулай ук, кышкы спорт төрләрен яратучылар өчен шәһәрдә өч шугалак  ясарга ниятлибез.

Светлана Шириня әзерләде.

Автор:
Читайте нас: