

Бу уку йортында ГТО нормаларын үтәү уку елы башыннан уздырыла. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Аделина Мостафина алдынгылыкны бирмәде һәм бүләккә лаек булды. Ул үз яшьтәшләре өчен үрнәк булып тора. Тантаналы шартларда аңа ГТО билгесе тапшырылды. – ГТО комплексының уку йортларында яңа сулыш алуы яшь буында максатчанлык һәм үз көчләренә ышаныч формалаштыру өчен принципиаль мөһим, – дип сөйли физик культура һәм спорт бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Эльвира Каһирова.
“БХ” белешмәсе
“Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы – ил халкын физик тәрбияләүнең массакүләм спортны үстерүгә һәм милләтне савыктыруга юнәлдерелгән тулы кыйммәтле программасы. ГТО комплексы төрле яшь төркемнәрендә (6 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк) өч дәрәҗәдәге баскычта “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дигән алтын, көмеш һәм бронза билгеләр буенча норматив таләпләрне үтәүне күздә тота.
Рәгинә Фәизова.
Эльвира Каһирова фотосы.