Башстат мәгълүматлары буенча, беренчел базарда хаклар 2020 елның икенче кварталына карата – 5%, дүртенче кварталына 9,5% арткан. Икенчел базар агымдагы елның апрель-июненә – 4,2%, үткән елның азагына 8,8% үсеш күрсәткән.
Республика буенча беренчел базарда квадрат метрның уртача хакы беренче кварталда – 71,8 мең сум, икенчесендә – 73,8 мең сум, өченчесендә 77,5 мең сум тәшкил иткән.
Икенчел базарда «квадрат»ның уртача хакы – 63,4, 64,9 һәм 67,7 мең сум.
Уфада хаклар күпкә югары. «Фатирлар дөньясы» федераль порталы мәгълүматлары буенча, беренчел базарда квадрат метрның уртача хакы өченче кварталда – 93,2 мең сумнан артык.
Уфада беренчел базардагы фатирның уртача хакы – 4,8 миллион сум.
Башкаланың икенчел базарындагы хәл: «квадрат»ның уртача хакы – 82,4 мең сум, фатир – 4,62 миллион сум.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.