Чара, әлбәттә, мөселман гадәте буенча, вәгазь уку белән башланып китте. Аннан иптәшләре сүз алды. Чыгыш ясаучылар арасында җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хөсәенов, язучы Зәйфә Салихова, “Урал саси” гәзите баш мөхәррире Юрий Михайлов, “Белебеевские известия” журналисты Зөлфия Гарифуллина, “Бәләбәй хәбәрләре”нең элекке мөхәррире Резеда Ильина, Бөтендөнья татар конгрессының Бәләбәй районы бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәев, язучы Габдулла Вафин, педагогик хезмәт ветераны Илгизәр Гыйззәтуллин, аксакал журналист Хаҗи Әхмәтҗанов, район гәзитенең элекке хезмәткәре Люзия Әхмәтҗанова бар иде. Хәтер тантанасында катнашучыларның барсы да Рөстәм абыйны һәм аның тормыш иптәше Җиһан апаны җылы итеп искә алдылар, алар турында матур сүзләр җиткерделәр. Ә азактан Инзил хәзрәт Шәмсиев Коръәннән аятьләр укыды.
Габдулла Вафин.