

Бу турыда аның матбугат хезмәте хәбәр итте. Чәчкә салганнан соң Хәбиров Минскига сәфәренең максаты турында сөйләде.
«Без Башкортстанның 40ка якын оешма җитәкчеләрен алып килдек. Белоруссия белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Шушы илнең икътисады белән нык кызыксынабыз, Башкортстан икътисады да аларда зур кызыксыну уята. Белоруссия белән машиналар эшләү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә яхшы мөнәсәбәтләр булдырылган. Без сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләребезне үстерергә һәм ныгытырга, мәдәни тәҗрибә белән алмашырга килдек, – диде республика җитәкчесе. – Моннан тыш, Башкортстан белән Беларусь Республикасының тарихы, тамырлары уртак. Русия Наполеонның һөҗүменә каршы торган вакытта нәкъ шушы җирдә Башкортстанның бик күп батырлары һәлак булган. Бөек Ватан сугышы елларында да якташларыбыз шушында башын салган. Башкортстанда үз мәдәниятен саклап калган зур белорус диаспорасы яши. Шулай итеп, халыкларыбызны җылы, изге мөнәсәбәтләр бәйли», – дип хәбәр итте ул.
Республика Башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Җиңү монументы 1954 елда Икенче дөнья сугышында катнашкан Кызыл Армия солдатларының һәм партизаннарының батырлыгы истәлегенә куелган, ә 1961 елның июлендә обелиск янында Мәңгелек ут кабызылган.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте фотосы.