Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2021, 17:40

Һава температурасы түбәнәя

Ял көннәрендә Башкортстанда һава температурасы -20,-23 градускача түбәнәя.

Һава температурасы түбәнәя
Һава температурасы түбәнәя

10 декабрьдә – аязлы-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез, көндез төньяк районнарда бераз кар. Җил юнәлешен үзгәртеп, секундына 0-5 метр тизлектә исә. Һава температурасы төнлә -4,-9°С, аязганда -11,-16°С, көндез -1,-6°С.

11 декабрьдә – аязлы-болытлы һава торышы. Явым-төшемсез. Аерым районнарда юлларда бозлавык. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 4-10 метр тизлектә исә. Һава температурасы төнлә -18,-11°С, көндез -15,-12°С.

12 декабрьдә аяз була. Явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 1-3 метр. Һава температурасы төнлә -23, -20°С, көндез -19, -18°С.

13 декабрьдә – аязлы-болытлы була. Явым-төшемсез. Җил көньяктан, тизлеге секундына 2-8 метр. Һава температурасы төнлә -22,-20°С, көндез -18,-13°С.

14 декабрьдә көн болытлы була. Кар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-9 метр тизлектә исә. Һава температурасы төнлә -9,-5°С, көндез -6°С.

15 декабрьдә көннең болытлы булуы көтелә. Урыны белән бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-12 метр. Һава температурасы төнлә һәм көндез -5,-2°С. 

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: