Новости
10 Декабря 2021, 04:00

Грипп һәм ОРВИ белән чирләүчеләр арта

Республикада 55 меңнән артык укучы грипп һәм ОРВИ белән чирли, 16 мәктәп – карантинда.

Добавить в предпочтительные источники Google
Грипп һәм ОРВИ белән чирләүчеләр артаГрипп һәм ОРВИ белән чирләүчеләр арта
Грипп һәм ОРВИ белән чирләүчеләр арта

Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин оператив штаб утырышында белем бирү оешмаларында 258 укучыда һәм 65 укытучыда COVID-19 ачыклануы хакында сөйләде.  Шул ук вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгы Роспотребнадзор белгечләре белән берлектә 31 декабрьдән 16 гыйнварга тиклем дәвам иткән  яңа ел каникуллары кискен респиратор вирус инфекциясе белән чирләү күрсәткечләрен киметергә мөмкинлек бирер дип ышана.

Белем бирү оешмаларында яңа ел чараларын үткәрү планнарына килгәндә, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин балалар бакчаларында бәйрәм кичәләрен аерым төркемнәрдә генә оештырылуын искә төшерде. Ата-аналар вакцинация турында QR-код яки коронавирусны үткәрү белешмәсе белән керергә мөмкин.

Мәктәпләрдә яңа ел чыршылары аерым сыйныфлар өчен оештырыла. Гомум мәктәп бәйрәмнәре үткәрелми.

24 декабрьдә муниципалитетларда ачык һавада укучылар өчен яңа ел чаралары үткәрелә, уку алдынгыларына, олимпиада һәм конкурс җиңүчеләренә Башкортстан Башлыгының  бүләкләре тапшырыла.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас