Новости
11 Декабря 2021, 12:20

Яңа ел – әйлән-бәйләнсез

Бәләбәй районы хакимиятендә яңа ел чараларын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты киңәшмәсе узды. Катнашучылар карар проектын өйрәнделәр, киңәшмә барышында документка төзәтмәләр керттеләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңа ел – әйлән-бәйләнсезЯңа ел – әйлән-бәйләнсез
Яңа ел – әйлән-бәйләнсез

Уку алдынгылары, спортта үзләрен күрсәткән мәктәп укучылары, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары өчен төп яңа ел бәйрәме Бәләбәй шәһәре Үзәк мәдәният сараенда 30 декабрендә булачак.  Ковидка каршы чикләүләр аркасында, чарага өлкәннәр кертелми. Бинага керешли термонконтроль каралган.

Шул ук көнне яңа ел программасын инвалид, ятим, шулай ук  ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм, балалар йортында тәрбияләнүче балаларга да күрсәтәчәкләр. Алар әти-әниләре яки караучылары белән бергә катнаша. Озата килүче өлкәннәрнең COVID-19дан вакцинация турында  QR-коды, кичергән авыруы яки вакцинациядән кичектерелүе  турында белешмәсе булырга тиеш.

Киңәшмәдә короновирус инфекциясе таралу янаганга күрә балалар арасында тыгыз элемтә булдырмас өчен әйлән-бәйләннәрдән баш тартырга кирәклеген әйттеләр.

Инвалид балалар өчен “Изге яңа ел” мәрхәмәтлек акциясе оештырылачак.

2021 елның 1 декабреннән 2022 елның 15 гыйнварына кадәр  иң яхшы бизәлешкә шәһәр һәм авыллар биләмәләре арасында “Яңа ел мәйданы” муниципаль фестивале уза.

Яңа ел алдыннан Үзәк мәдәнят сарае алдындагы мәйданда “Кышкы әкият” кардан фигуралар муниципаль конкурсы оештырыла. Яшь чикләнми, теләгән барлык командалар катнашырга чакырыла.

14 декабрьдән 15 гыйнваргача мәдәният, спорт һәм мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 300 яңа ел чарасы уздырырга ниятләнә, интерактив тамашаларны күрсәтү мөмкинлегәннән чыгып онлайн да, шулай ук оффлайн да.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында шәһәрләр һәм авыл биләмәләре башлыкларына янгын хәвефсезлеген һәм халыкның террорга каршы якланганлыгын тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрергә, шулай ук  Башкортстан Республикасы территориясендә “Ныклы әзерлек” режимы һәм коронавирус инфекциясе таралу янавы шартларында тәртип кагыйдәләрен катгый үтәүне тәэмин итәргә тәкъдим ясалды.

Карар үтәлешен контрольдә тоту район хакимияте  башлыгының беренче урынбасары Ихсан Бәдретдиновка йөкләтелде.

Светлана Шириня.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас