+3 °С
Болытлы
12 декабрь – илебез өчен мөһим дата. Шушы көнне Ватаныбызның төп законы кабул ителгән, ә анысы, үз чиратында, кешене дәүләтебезнең иң югары байлыгы итеп игълан иткән.
Илдәге тынычлык һәм тәртип безнең һәрберебездән тора. Туган Ватаныбызга хезмәт һәм уртак тырышлык ярдәмендә без аның казанышларын саклап кала һәм данын тагын да арттыра алабыз. Хезмәт сөючән халкы илне зур уңышларга илтә.
Сезгә сәламәтлек, муллык, алдагы көнгә ышаныч һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим.
Азат Сәхәбиев,
БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы.