

Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет әзерләгән закон проектына ярашлы, ятимнәр балалар йортларында, опекун гаиләсендә яшәгәндә, колледжларда яки югары уку йортларында укыган вакытта, шулай ук армиядә хезмәт иткәндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат ителә. Проект президент Владимир Путинга тәкъдим ителде.
«Ятим балалар өчен гарантияләр темасы бик мөһим. Ятимнәрнең мәнфәгатьләрен тәэмин итәргә һәм манипуляциягә, шул исәптән кемнеңдер аларга бирелгән льготалардан файдалануына юл куймаска кирәк», – диде дәүләт башлыгы, башлангычны хуплап.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.