Новости
14 Декабря 2021, 11:55

Җәмәгать урыннарында QR-кодлар кертүне хупладылар

«Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон проекты концепциясен хуплый һәм Дәүләт Думасына аны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итә», диелгән Дәүләт Думасында тапшырылган документта.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җәмәгать урыннарында QR-кодлар кертүне хупладыларҖәмәгать урыннарында QR-кодлар кертүне хупладылар
Җәмәгать урыннарында QR-кодлар кертүне хупладылар

Ведомство белгечләре искәрткәнчә, вакцинация турында сертификатлар кертү – Русиядә коронавирус таралуын булдырмау өчен вакытлы чара.

Депутатлар сүзләренчә, гражданнарда коронавирустан саклану өчен җитәрлек антитәнчекләрнең булуы аларга QR-кодлар бирү өчен сәбәп булырга мөмкин. 

Вакцинация һәм QR-кодлар турында сертификатларны файдаланганда барлык оешмаларның тотрыклы хезмәттәшлеге өчен норматив хокукый актлар һәм техник өлешен әзерләү кирәклеге билгеләп үтелә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас