Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хажин яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча оператив штаб утырышында республика мәктәпләрендә яңа ел каникулларының 31 декабрьдә башланып, 16 гыйнваргача дәвам итәчәген билгеләде. Ягъни укучылар дүшәмбе, 17 гыйнварда, мәктәпкә бара.
«Республиканың белем бирү оешмаларында кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп буенча катмарлы хәл килеп туды, 62 339 укучы, 1 083 укытучы чирли. Шулай да яңа ел каникуллары кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыру күрсәткечләрен киметергә мөмкинлек бирер, дип исәплиләр Роспотребнадзорда», – диде ведомство башлыгы.
Русиянең күпчелек төбәкләрендә укучыларның яңа ел каникуллары иртәрәк – 27 декабрьдә башлана. Балалар 10 гыйнварда укырга бара.
Моннан алдарак Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика мәктәпләрендә COVID-19 таралуы сәбәпле каникул тагы бер атнага озайтылуы мөмкин дип билгеләгән иде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.