

«Иртән Уфа – Ырынбур юлында "Ял кафесы" җәмәгать транспорты тукталышыннан "Металлобаза"га кадәр өч автомобиль авариясе теркәлгән, аларда 15 транспорт чарасы механик зыян күргән», – дип хәбәр итә төбәк буенча ЮХИДИ.
Хәзерге вакытта урында башкаланың ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Бу хәлнең шартлары ачыклана.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.