

Үсмерләр өчен билгеләнгән «Спутник М» препараты «Спутник V» вакцинасы нигезендә эшләнгән, шулай ук ике компоненттан тора. Икенчесен 21 көннән соң ясатырга кирәк. 15 яшькә тиклемге балаларга прививка әти-әниләренең яки аның законлы вәкилләренең ризалыгы белән, балага 15 яшь тулса, аның үз ризалыгы белән эшләнә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.