Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2021, 09:00

Кытайда Башкортстанның үз вәкиллеге булырмы?

Башкортстан Кытайда үзенең вәкиллеген ачарга ниятли, дип хәбәр итте республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров Уфада үткән «Халыкара бизнес атналыгы»нда.

Кытайда Башкортстанның  үз вәкиллеге булырмы?
Кытайда Башкортстанның үз вәкиллеге булырмы?

"Бу якын арада тормышка ашар дип ышанам. Кытай товар әйләнеше буенча стратегик партнерыбыз булып тора. Без берничә вәкиллек ачтык. Австриядә, Казахстанда, Белорусь Республикасында вәкиллекләребез бар. Башкортстан вәкиллегенең киләсе елда ук ачылуы ихтимал дип уйлыйм", – диде Андрей Назаров «Халыкара кооперация» пленар утырышында.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: