Новости
18 Декабря 2021, 12:10

Озакламый коллектив иммунитет барлыкка киләчәк

Февраль башларына Башкортстанда коллектив иммунитет булдыруга өлгәшергә тиешбез, дип белдерде Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин чираттагы утырышта.

Добавить в предпочтительные источники Google
Озакламый коллектив иммунитет барлыкка киләчәкОзакламый коллектив иммунитет барлыкка киләчәк
Озакламый коллектив иммунитет барлыкка киләчәк

Әлеге вакытта республикада халыкның 60% прививка эшләткән. Авырганнарны да исәпкә алганда, коллектив иммунитет 70 процентка якынлашып килә. Коллектив иммунитет булдыру өчен бу гына җитми, дип билгеләде ведомство башлыгы.

Якын арада, тәү чиратта вакцинация исәбенә, коронавируска коллектив иммунитет булдырырга кирәк, диде Забелин. «Безнең исәпләүләр буенча, февраль башларында без шуңа өлгәшергә тиешбез», – дип өстәде ул.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас