+3 °С
Болытлы
Ел ахырына кадәр русиялеләр пенсияләр, гыйнвар ае өчен хезмәт хакы, шулай ук 13нче хезмәт хакы, премияләр һәм пособиеләр алырга тиеш, дип сөйләде Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.
«Барлык акчалата түләүләр бәйрәмнәр алдыннан башкарыла», – диде депутат.
2022 елның гыйнвар ае өчен түләүләр 2021 нче елда бюджетка салынган, дип билгеләп үтте ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.