Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2021, 10:25

Эшлекле очрашу

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфага «Халыкара бизнес атналыгы»нда катнашырга килгән Бәләкәй һәм урта эшкуарлык корпорациясенең генераль директоры Александр Исаевич белән очрашты.

Эшлекле очрашу
Эшлекле очрашу

Яклар киләчәктә үзара килешеп эш итүне, республикада эшкуарлыкка ярдәм итү механизмнарын һәм аларны камилләштерү мөмкинлекләрен тикшерде.

Бәләкәй һәм урта эшкуарлыкны үстерү корпорациясе башлыгы Башкортстан җитәкчелегенә бәләкәй һәм урта бизнеска булышлык иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм республика өчен файдалы булырдай яңа ярдәм чаралары хакында сөйләде.

Очрашу азагында Башкортстан Хөкүмәте белән Бәләкәй һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация арасында үзара килешеп эш итү һәм хезмәттәшлекне үстерү турында килешүгә кул куелды. Документ бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм үзмәшгуль гражданнарга ярдәм чаралары системасын камилләштерүне, ярдәм күрсәтүнең яңа юнәлешләрен үстерүне күз уңында тота.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Олег Яровиков фотосы.

Автор:
Читайте нас: