

Безнең илдә балалардан һәм картлардан кала барча кеше үзенең ничә елдан хаклы ялга чыгуын чутлый. Менә, мәсәлән, минем үземә 11 ел калды. (Хатынга да шул чама).
2022 елда 1965 елның икенче яртыеллыгында туган 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 1960 елның икенче яртыеллыгында дөньяга килгән 61,5 яшьлек ир-атлар иминият пенсиясе алу хокукына ия булачак.
Пенсия фонды вәкилләре билгеләп үткәнчә, картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен, тиешле стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициентының билгеле бер күләме булуы белән беррәттән, пенсия яшенә җитү дә кирәк.
Русиядә картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсиясе билгеләү хокукын бирә торган яшь 2019 елда акрынлап арта башлады. Күчеш чоры 2023 елда тәмамланырга тиеш.
Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.