

Аның сүзләренчә, 59,4% – авырган һәм прививка эшләткән русиялеләрнең гомум иммунитеты.
«Илдә 70 миллионнан артык кеше вакцина алган. Әмма бу гына җитми, бездә коллектив иммунитет кимәле 80% булырга тиеш», – дип билгеләде дәүләт башлыгы.
2022 елның беренче кварталы азагында яки 2022 елның икенче кварталында шушы күрсәткечкә өлгәшербез, дигән ышанычын белдерде ул.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.