Акмулла хәзерге Башкортстан Республикасы Бишбүләк районының Дүсән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Атасы Мөхәммәдъяр үлгәч, анасы Өммегөлсем күрше Туксанбай авылына кияүгә чыга.
Акмулла Туксанбайда башлангыч белемне ала. Аннары Мәнәүзтамак, Әнәч, Стәрлебаш мәдрәсәләрендә белем өсти. Стәрлебашта шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән дәресләр ала, соңрак Троицки мәдрәсәсендә укый. Җәйләрен казакъ ягына чыгып, балалар укыта.
Акмулла төрле урыннарда яши, эшли. Уку–язу, белем бирүдән тыш, балта остасы, тимерчелек һөнәре белән дә шөгыльләнә; матур моңлы тавыш белән җырлый да; тыңлаучыларны мавыктырырлык итеп сөйли дә, шигырьләр дә укый.
Акмулланың безгә билгеле иҗат мирасы әлләни зур түгел. Шагыйрьнең җыентыклары Казанда берничә мәртәбә нәшер ителгән (1892, 1904, 1907 елларда). Акмулла әсәрләре мәрсия, мәдхия, робагый, шигъри хат, газәл, мөнәҗәт жанрларында иҗат ителгән. Шагыйрьнең иң беренче басылган зур әсәрләреннән берсе – «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» (1892) Акмулланы барлык төрки телләрдә сөйләшүче укымышлыларга таныта.
Акмулланың әсәрләре тирән һәм фәлсәфи эчтәлекле, поэтик эшләнешләре камил булу белән аеруча игътибарга лаек. Ул чын мәгънәсендә шигырь остасы, XX гасыр мәгърифәтчелек әдәбияты тарихында тирән эз калдырган, шигырь мәктәбе тудырган әдипләрнең берсе һәм күренеклесе. Акмулланың үлеме көтелмәгәндә һәм үкенечле була. Ул 1895 елның 27 октябрендә каршы төндә Троицкидан Златоуска барганда, Мияс заводыннан ерак түгел юлбасарлар тарафыннан үтерелгән.