Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2021, 12:20

Кайбер районнарда буран дәвам итә

Бүген республиканың көньяк районнарында буран, юлларга көрт салуы, күп итеп кар явуы, бозлавык булуы көтелә.

Кайбер районнарда буран дәвам итә
Кайбер районнарда буран дәвам итә

«Көньяктан искән җилнең секундына 17-22 метрга тиклем көчәюе мөмкин. Юлларның кайбер участокларында күрү мөмкинлеге 500 метрдан ким», – дип белдерде синоптиклар.

Берничә көннән республикада көннәр суыта. 29 декабрьгә Уфада һава температурасының -21 градуска тиклем түбәнәюе ихтимал.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: