-1 °С
Болытлы
Башкортстан буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария Бәләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы автоюлының Никитинка авылы янында булган. “Chevrolet Niva” машинасы “Volvo” йөк машинасы белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел машинаның яртысы изелгән. Кызганычка каршы, аның водителе алган җәрәхәтләрдән авария урынында ук үлгән. Йөк машинасы йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алмаган.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.