Новости
28 Декабря 2021, 10:25

Авыл җирендә урнашкан почта бүлекчәләре яңартылачак

Русия  Хөкүмәте аның өчен 5 миллиард сум акча бүлә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Авыл җирендә урнашкан почта бүлекчәләре яңартылачакАвыл җирендә урнашкан почта бүлекчәләре яңартылачак
Авыл җирендә урнашкан почта бүлекчәләре яңартылачак

Президент кушуы буенча Хөкүмәт авылларда һәм барып җитүе кыен булган урыннарда урнашкан почта элемтәсе бүлекчәләрен яңарту эшен башлый.

2021 елның азагына тиклем резерв фондтан шушы максатка 5 миллиард сум юнәлтелә.

Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин шушы боерыкка  кул куйды.

Бу акчага 1,2 меңгә якын почта бүлекчәсен норматив хәлгә китерергә, шул исәптән аларны яңа мебель белән җиһазландырырга мөмкинлек бирер дип планлаштырыла.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас