

Русия Федерациясе Хемәт кодексының 112нче статьясына ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа – бәйрәм көннәре булып тора.
Ял һәм бәйрәм көннәрен нәтиҗәле файдалану максатында 3 гыйнвардагы ял (якшәмбе) 31 декабрьгә (җомга) күчерелде.
2022 елда 1 һәм 2 гыйнвардагы бәйрәм көннәре шимбәгә һәм якшәмбегә туры килә, шуңа күрә 1 гыйнвардагы ял көне – 3 май, сишәмбегә, ә 2 гыйнвардагысы 10 май, сишәмбегә күчерелә.
Шулай итеп, Яңа ел каникуллары уңаеннан 2021 елның 31 декабре, 2022 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 , 8, 9 гыйнвары эшләмәгән бәйрәм һәм ял көннәре булып исәпләнә. 2020 елның 30 декабрендә эш көне кыскартылмый.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.