Барлык яңалыклар
Новости
30 декабрь 2021, 16:45

Олимпиадада катнаштык

Олимпиада Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен ана теле һәм әдәбияты буенча тирән белемле, сәләтле, талантлы укучыларны ачыклау, туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну формалаштыру максатыннан оештырыла.

Олимпиадада катнаштык
Олимпиадада катнаштык

Әйтергә кирәк, һәр елны олимпиада шартлары үзгәреп тора. Баштагы елларда сочинение язу өстенлек итсә, соңгы елларда диалог формасы отышлы дип табылган.

Олимпиадада катнашучылар тест сорауларына җавап бирде, туган тел һәм әдәбияты буенча  үзләренең белемнәрен күрсәтте, олимпиаданың башка катнашучылары белән телдән диалог төзеде.

Туган һәм башка телләр буенча 7-8нче сыйныфлар өчен олимпиаданың  муниципаль этабы һәр уку оешмасының үзендә үткәрелде. Жюри видеоязмаларны карап, укучыларның биремнәренең үтәлешен тикшереп, тиешле баллар куйды.

Ә инде 9-11нче сыйныф укучылары “Туган тел дөньясы” портал-навигаторында теркәлеп, 2 турга үзләре турында видеоязмалар куйды, ә олимпиада көнендә онлайн-форматта  татар һәм башка туган телләр  һәм әдәбияты буенча тест сорауларына җавап бирделәр. Шул рәвешле республика этабына сайлап алу туры үткәрелде. Аларның нәтиҗәләре 26нчы декабрьдә билгеле булачак.

Нәтиҗәләр куанырлык булды. Бәләбәй шәһәре татар гимназиясе укучылары Наил Мөхәмәтов (7б сыйныфы), Гүзәл Билалова (8а сыйныфы) – җиңүче, Диана Ярославцева (7б сыйныфы), Данил Музипов (7а сыйныфы), Самира Ширинова (8б сыйныфы) (укытучылары Фәттахова Л.Н. һәм Гыйззәтуллина Р.Р.) призерлар булдылар. Приют касабасы 5нче санлы мәктәбенең  8нче сыйныф  укучысы Әдилә Насретдинова (җитәкчесе Ситдикова Г.Х.), 15нче мәктәп укучылары Вадим Каюмов (7г сыйныфы), Ләйсән Мусифуллина (7д сыйныфы) укучылары (җитәкчеләре Габдрахманова Р.Р.) призер исеменә лаек булдылар.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларга һәм ана теле – татар телен өйрәтеп үстергән  әти-әниләренә, әби-бабайларына  зур рәхмәтен белдерә!

“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”, – дип юкка гына әйтмәгәндер бөек татар шагыйре Габдулла Тукай. Туган телебезне өйрәник, саклыйк, аны киләчәк буынга тапшыру өчен көчебезне дә, вакытыбызны да кызганмыйк!

Люзия  Фәттахова,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: